Предыдущая публикация
Дөнья талган йокыга.
Бары, шул тынлыкны бозып,
Кемдер анда җыр суза.
"Әй үтә, үтә гомерләр,
Булмый аны туктатып.
Яшьлегемә кайтыр идем,
Булмый шул кире кайтып!"
Әле жырлый, әле елый,
Әле зар-моңын сала.
Әз(е)рәк тынычлангач, дөнья,
Тагын тынлыкта кала.
Ай калыкмый, йолдыз атмый,
Күген болыт капласа.
Дөм караңгы калыр дөнья,
Әгәр дә, таң атмаса...
Бары, шул тынлыкны бозып,
Кемдер анда җыр суза!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев