Предыдущая публикация
**********
Туган чакта кыз балакай ,
Анасына күпме шатлык,бәхет китерә .
Аллаһының рәхмәтендә үзе дә ,
Өйгә җитмеш җиде фәрештәне иңдерә.
Кыз балага игътибарлы булыйк ,
Ул үсеп җитәр , очып китәр .
Ата -ана йортында сез җәлләмәгез,
Аңа назын һәм тәрбиясен .
Кыз балакай кунак кына ,
Ата-ана , туган йортында .
Очып киткәч бәхет , тауфыйкларын ,
Бир Аллаһым аңа тормыш юлында .
Кыз балалар кош баласыдай ,
Очып китә ерак илләргә .
Шул илләрдә мәрхәмәтле җаннар ,
Насыйп булсын аның иңнәргә .
Рәфилә . Мәскәү - Казан.
#ИсламДине #ШигъриЮллар #КулланучыларданЯзма #РафиляКаримуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4