"Вакыйга" сүрәсендә: "Ул суны комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез", – диелә.
Ятимнәрнең малын ашаучылар турында "Ниса" ("Хатыннар") сүрәсендә искә алына: "Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр".
Җәһәннәм әһелләренең киемнәре булачакмы? ..дип кызыксыныучылар да бардыр.
Әе изге Коръәннән дә хәдисләрдән ишетеүебез буенча анда кием бар. "Хаҗ" сүрәсендә әйтелгәнчә, иман китермәгән кешеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһәннәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар ("Ибраһим" сүрәсе).
Тәмугта күләгә дә бар, әмма кара төтеннән булган күләгә салкынча булмас. Андагы эсселектән баш мие кайнар. Андагы ут без белгәннән 69 тапкырга көчлерәк. Әмма шулай да җәһәннәмгә эләгүчеләр аннан үлеп котыла алмыйлар.
"Фәрештәләр" сүрәсендә, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр, газаптан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм газабы аз гына да җиңеләйтелмәс, диелә. Аллаһы Тәгалә, һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, газапның катысын татысыннар өчен, ди ("Хатыннар" сүрәсе). Әмма тәмуг никадәр генә куркыныч күренсә дә, Әдәм балалары нишләптер үз-үзләренә золымлык кылып, Аллаһка итагать итмичә, үзләрен җәһәннәмгә әзерли. Тәмугка акча түләп тә барырга ризалар. Тәмәкене, аракыны, наркотикны бушка бирмиләр, акча түләп аласың бит. Ә җәннәткә юл бушка. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөргән өчен акча түләргә кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең, кеше көнгә өч тапкыр Аллаһы Тәгаләдән җәннәткә керүне сораса һәм җәһәннәмнән коткар дип дога кылса, җәһәннәм Аңа, бу бәндәңне миннән азат ит, дип әйтер, ди. Шуның өчен мөхтәрәм дин кәрдәшләребез, Аллаһ Сүбхәнәhе Тәгәләнең әмерләренә буйсынып, Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк.
Комментарии 11