![🕌](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f54c@2x.png)
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Быел 2025-нче елда
13 .02. 2025 Ахшам намаздан башлана Бәраәт кичәсе - 14.02.2025 Ахшам намаздан сон тэмам була
![❗](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2757@2x.png)
![✔️](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2714@2x.png)
Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела
![❗](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2757@2x.png)
![✔️](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2714@2x.png)
Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала
![❗](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2757@2x.png)
![✔️](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2714@2x.png)
Бэраэт кичэсе мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрләргә хәер өләшенә, мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләләр
![❗](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2757@2x.png)
![✔️](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2714@2x.png)
Бу кичне гыйбадәттә, Коръән укып, намазлар укып үткәрергә кирәк
![❗](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/2757@2x.png)
Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр:
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
“Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләәхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.
Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Ясин” сүрәсен уку бик тә саваплы.
Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, ул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә үткәрү бик саваплы.
Бәраәт кичәсе өч тапкыр Ясин уку яхшы.
Беренче тапкырында дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен укыла. Укырга керешер алдыннан түбәндәгечә ният әйтелә:
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахиратта дә бәхетле булу өчен Ясин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Ясин сүрәсе укыла аңардан соң Бәраәт догасы (дога аста).
Икенче Ясинне озын, хәерле, иманлы гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
“Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Ясин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” һәм тагын икенчегә Ясин укыла аннары шул ук Бәраәт догасы кылына.
Өченче “Ясин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Ясин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.
Ясин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Бәрәат догасы
Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул-мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
![🤲](https://st.okcdn.ru/static/emoji/14-0-0/20/1f932@2x.png)
#Ислам #Динем_Ислам #Шахбан_ае #Барәәт_кичәсе #Барәәт2025
Комментарии 51