Мөселман булуның төп шарты — ИМАН КИТЕРҮ: “Ләә иләәһә иллә Аллаһ, Мүхәммәдүр расүлүллаһ”, ягъни “Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд – Аның илчесе” дип тел белән әйтеп, күңел белән шуны кабул итү.
Бу дөньяны, барча галәмнәрне, барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрне юктан бар кылып тәрбияләп торучы бөек Яратучы — Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, шулай ук Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Аның ахыргы пәйгамбәре булуына ышанган кеше генә мөселман була ала. Моны таныган һәркем ислам динен кабул иткән булып санала.
Шулай да мөселманлык тагын нәрсәдә чагыла соң?
Аста китерелгән изге кәлимәләрдә мөселманның инануын, ул белергә һәм танырга тиеш булган хөкемнәрнең иң кирәклеләре китерелә.
Шушы 7 кәлимәне һәр мөэмин-мөселман бик яхшы белергә тиеш.
Ягъни:
Мөселман булу өчен беренче фарыз — иман китерү.
Моны үтәгән кеше мөселманлыкка керә.
Балигълык яшенә җиткән һәрбер мөселман баласы яки Ислам динен кабул иткән һәрбер бәндә шәһәдәт кәлимәсен әйткәч, Мөхәммәд өммәте санала.
—————————————————————
КӘЛИМӘӘТИ ИИМӘӘН (Иман китерү кәлимәләре).
Кәлимәтүң таййибәһ (Яхшы сүз).
لٰا إِلٰهَ إِلاَّ اللّٰهُ مُحَمَّدٌ رَ سٝولُ اللّٰهِ
Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлүллааһ.
Тәрҗемәсе: Аллаһтан башка (гыйбадәткә лаек булган) илаһ юк, Мөхәммәд — Аллаһның илчесе.
Кәлимәтүш-шәһәәдәһ (Шәһәдәт кәлимәсе).
أَشْهَدُ أَنْ لٰا إِلٰهَ إِلاَّ اللّٰهُ
وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهٝ وَ رَسٝولُهُ
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ.
Тәрҗемәсе: Шәһәдәт бирәм ки, Аллаһтан башка илаһ юк һәм шәһәдәт бирәм ки, Мөхәммәд — аның колы һәм илчесе.
Кәлимәтүт-тәүхиид (Аллаһны Бердәнбер илаһ дип тану кәлимәсе).
أَشْهَدُ أَنْ لٰا إِلٰهَ إِلَّا اللّٰهُ وَحْدَهُ لٰا شَرٖيكَ لَهُ لَهُ الْمُلْكُ وَ لَهُ الْحَمْدُ وَ هُوَ عَلٰى كُلِّ شَىْءٍ قَدٖير
Әшһәдү әлләәә иләәһә илләллаааһү үәхдәһүү ләә шәриикә ләһ.
Ләһүл мүлкү үә ләһүл хәмдү үә һү-үә гәләә күлли шәй-иң кадииир.
Тәрҗемәсе: Шәһәдәт бирәм ки, Аллаһтан башка илаһ юк, Ул бер, юк Аның тиңдәше. Анда (барлык) хакимлек, Аңа мактау, һәм Аның бөтен нәрсәгә дә көче җитә.
Кәлимәтү раддилкүфр (Көферлектән баш тарту кәлимәсе).
اللّٰهُمَّ إِنّٖى أَعٝوذُ بِكَ مِنْ أَنْ أُشْرِكَ بِكَ شَيْئًا وَ أَنَا أَعْلَمُ وَ أَسْتَغْفِرُكَ لِمٰا لٰا أَعْلَمُ إِنَّكَ أَنْتَ عَلّٰامُ الْغُيٝوبِ
Әллааһүммә инниии әгүүзү бикә мин ән үшрикә бикә шәй-әү - үә әнә әгләм.
Үә әстәгъфирукә лимәә ләәә әгләм. Иннәкә әнтә гәлләәмүл гу-йүүб(е).
Тәрҗемәсе: Йә Аллаһ! Дөрестән дә мин белгән нинди дә булса нәрсәне Сиңа тиңдәш итүдән Үзеңә сыенам, һәм мин белмәгән (шундый очраклардан) Синнән гафу үтенәм. Чыннан да Син яшерен нәрсәләрне (дә) Белүче.
Кәлимәтүл истигъфәәр (Тәүбә-истигъфар (Аллаһтан гафу үтенү) кәлимәсе).
أَسْتَغْفِرُ اللّٰهَ أَسْتَغْفِرُ اللّٰهَ أَسْتَغْفِرُ اللّٰهَ تَعٰلٰى مِنْ كُلِّ ذَنْبٍ أَذْنَبْتُهٝ عَمْدًا أَوْخَطَأً سِرَّا أَوْ عَلٰانِيَةً وَ أَتٝوبُ إِلَيْهِ مِنَ الذَّنْبِ الَّذٖى أَعْلَمُ وَ مِنَ الذَّنْبِ الَّذٖى لٰا أَعْلَمُ إِنَّكَ أَنْتَ عَلّٰامُ الْغُيٝوبِ
Әстәгъфируллаааh, әстәгфируллаааһ, әстәгфируллаааһә Тәгәәләә миң күлли зәмбин әзнәбтүһүү гәмдән әү хата-ән, сирран әү гәләә ни-йәһ.
Үә әтүүбү иләйһи минәззәнбилләзии әгләмү үә минәззәбилләзии ләә әгләм.
Иннәкә әнтә гәлләәмүл гу-йүүб(е).
Тәрҗемәсе: Гафу үтенәм Аллаһтан, гафу үтенәм Аллаһтан, гафу үтенәм бөек Аллаһтан һәрбер гөнаһтан – кылган булсам аны белеп яки хаталанып, яшәерен яки белдереп; һәм (барча) белеп һәм белмичә кылган гөнаһларымнан тәүбә итәм... Дөрестән дә, Син (Раббым) яшерен нәрсәләрне иң яхшы Белүче.
Кәлимәтүт-тәмҗиид(е) (Аллаһны мактау, олылау кәлимәсе).
سُبْحٰانَ اللّٰهِ وَ الْحَمْدُ لِلّٰهِ وَ لٰا إِلٰهَ إِلَّا اللّٰهُ وَ اللّٰهُ أَكْبَرُ لٰا حَوْلَ وَ لاٰ قُوَّةَ إِلّٰا بِاللّٰهِ الْعَلِيِّ الْعَظٖيمِ مٰا شٰاءَ اللّٰهُ كٰانَ وَ مٰا لَمْ يَشَأْ لَمْ يَكُنْ اَلإٖيمٰانُ: إِقْرٰارٌ بِاللِّسٰانِ وَ تَصْدٖيقٌ بِالْقَلْبِ بِمٰا جٰاءَ بِهِ مِنْ عِنْدِ اللّٰهِ مُحَمَّدٌ رَ سٝولُ اللّٰهِ صَلَّى اللّٰهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ
Сүб(е)хәәнәллааһи үәлхәмдү лилләәһи үә ләә иләәһә илләллааһү үәллааһү әкбәр. Ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә билләәһиль гәлиййиль (г)әзыыйм.
Мәә шәәәә Аллааһү кәәнә үә мәә ләм йәшәъ ләм йәкүн.
Әл иимәәнү ик(ы)раарум биллисәәни үә тәсдиикум билькальби бимәә (д)җәәәә-ә биһии мин гиңдилләәһ Мухәммәдүр-расүүлүллаааһ салләллааһү гәләйһи үә сәлләм.
Тәрҗемәсе: Кимчелекләрдән пакь Аллаһ һәм мактау Аллаһка, һәм Аллаһтан башка илаһ юк, һәм Аллаһ бөек. Юк (бернинди дә) хәл һәм юк (бернинди дә) көч-куәт бөек һәм олуг булган Аллаһыдан башка. Нәрсә тели Аллаһ — шул була, һәм нәрсә Ул теләми — шул булмый.
Иман ул — Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм Аллаһтан нәрсә белән килде — шуны тел белән әйтеп, калеб белән (күңелдән) раслау.
Иимәәнүм-мүҗ(е)мәл (кыскача иман шарты кәлимәсе).
اٰمَنْتُ بِاللّٰهِ كَمٰا هُوَ بِاَسْمٰائِهِ وَ صِفٰاتِهِ وَ قَبِلْتُ جَمٖيعِ اَحْكٰامِهِ
Әәмәңтү билләәһи кәмәә һү-үә би-әсмәәәә-иһии үә сыйфәәтиһии үә кабильтү җәмиигә әхкәәмиһ.
Тәрҗемәсе: Иман китердем Аллаһка ничек Ул Үз исем-сыйфатларында һәм дә Аның барлык хөкемнәрен кабул иттем.
Иимәәнүм мүфәссаль (тулы (тәфсилле) иман шарты кәлимәсе.
اٰمَنْتُ بِاللّٰهِ وَ مَلٰئِكَتِهٖ وَ كُتُبِهٖ وَ رُسُلِهٖ وَ الْيَوْمِ الْاٰخِرِ وَ الْقَدَرِ خَيْرِهٖ وَ شَرِّهٖ مِنَ اللّٰهِ تَعٰالٰى وَ الْبَعْثِ بَعْدَالْمَوْتِ
Әәмәңтү билләәһи үә мәләәәә-икәтиһии үә күтүбиһии үә русүлиһии үәл йәүмиль әәхыйри үәл кадәри хайриһии үә шәрриһии минәЛлааһи Тәгәәләә үәл бәгси бәгдәл мәүт.
Тәрҗемәсе: Мин иман китердем: Аллаһка һәм Аның фәрештәләренә, һәм Аның китапларына, һәм Аның илчеләренә, һәм Кыямәт көненә, һәм тәкъдир буларак килүче яхшылык белән явызлыкның Аллаһы Тәгаләдән булуына, һәм үлгәннән соң яңадан терелүгә.
P. S.
Балаларны бала чактан ук дини гыйлемгә, тәртипкә өйрәткән, иманга китергән, һәр ата-ана картлык вакыты җиткәч,изгелеген күрер, бүләк итеп сауабын алыр
Комментарии 30