Алышына ае да.
Бер сәгате бер минуттай
Үтте инде елы да.
🤗Бер уйласаң, ис китәрлек
Әле бит, кичә генә...
Пыр тузышып уйный идек
Әй, син урам, түз генә.
🤗Барлык урам балалары
Җыйнаулашып бер җиргә.
Нинди генә уеннарны
Уйнамый идек бергә.
🤗Абзар түбәсенә менеп
Сикерешәбез карга.
Кайсысындыр туры килде
Көрттән казып алырга.
🤗Көрткә сикереп туйгачтын
Бүленеп командага.
Йөгерешеп таралабыз
"Партизаннар" тотарга.
🤗Трактор килеп чыкса инде
Эскерт сөйрәп урамда.
Читтә торсын бар уеның
Менү эскерт башына!
🤗Ат чанасын көч-хәл белән
Алып менәбез тауга.
Кем өлгерә, шул утыра
Я кала аунап тауда.
🤗Иң кызыгы: җәйләр җитсә
Ярышып су коену.
Кем күбрәк су коена?
Кайда анда уздыру!
🤗Үрге чуклар менә бүген
Унҗиде тапкыр йөзгән!.
Түбән чуклар ник калышсын?
Егермегә үк җиткән!
🤗"Кәҗәкәй"ләр үсеп җиткәч
Капчыкларны эстерәп.
Китәбез чыршылыкка
Аннан кайтабыз сөйрәп.
🤗Утырабыз тезелешеп
Сандугач баласыдай.
Ипигә тоз сипкәләп
Мендерәбез "кәҗәкәй"!
🤗Уйламагыз, һәрчак уйнап
Үскәннәр, диеп ,болар.
Әле без бит, каз бәбкәсен
Сакларга тиеш, дуслар!
🤗Булды инде төрлесе
Каргасы да мәш килде...
Без уйнаган арада
Берсен алып та китте...
🤗Бәбкә кечкенә булса да
Тукмак бик зурдан иде.
Кычытканын да татыдык
Талчыбык та имләде.
🤗Булса булды төрлесе
Бер дә юк зур үпкәбез..
Азга гына балачакны
Кайтарып булса дибез.
🤗Гомернең бит иң күңелле
Иң яхшы мәле булган!
Мәңге күңелдән җуелмас
Хәтирә белән тулган!
Автор: Анфира. Яр Чаллы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5
Рэхмет