Предыдущая публикация
- Алло, нихәл! Ни эшлисең?
- Эш беткәнме бакчада?
Кичә су сипмәгән идем
Кыяр әлсерәп ята😕
Колорадо коңгызына
Өч кат сиптердек дару.
Кая монда чиста азык,
Без дә ашыйбыз агу🤦♀
Җиләк быел күп булмады.
Күпме суын сиптерәм?!
Лутчы сатып алып ашау,
Кирәк түгел, гарык булдым,
Киләсе ел бетерәм!🙅♀
Помидорлар пешеп ята,
Тозлаганы ашалмый.
Балалар үстердек, алар
Эш күп чакта кайталмый🤷♀🤷🏻♂
Ул мужикка рәхәт әнә,
Эссе дип өйдә ята🤕
Миңа гына ал да, ял юк,
Шулар дип билем ката😢
Түтәлләргә әйтерсең лә Чүп үләне чәчкәннәр.
Утап кына чыккан идем,
Яңадан баш төрткәннәр😳
Яңгыр яуса хет берәр көн
Ял итәр идем бераз🧖♀
Сөйләшергә вакытым юк,
Син смс кына яз!✍✋
Рәйсә Әһлияр, 26.07.2023.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев