#Кушнаренково
#КультураКушнаренково
#МАУККушнаренковскийМРДК
#СтарогумеровскийСДК
#Ачы Әфган жиле
15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. . Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаккарак сузыла.
Йөрәктә эзсез үтмәгән 9 ел һәм ике ай – 3338 көн һәм төн дәвам итә сугыш.
Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. 72-се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 15 меңнән артык солдатның гомере өзелә, алты меңе Ватанга кайткач, сугышта алган яра һәм авырулардан вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала.
Менә шундый ул Әфган сугышы статистикасы. Ә җәрәхәтләнгән күңелләр, яраланган язмышлар, ятимнәр, толлар күпме?.. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайта. Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.
Сугыш турында истәлекләр башка бер истәлеккә дә охшамый. Әфган истәлекләре әрнүле һәм йөрәкне өзгеч. 15 февраль шундый кайнар нокталарда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне.
Безнең җирлектән дә 5 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килде хэм исән – имин узлэренен изге харби бурычларын намус белән үтәп кайттылар .Алар:
Ямаев Зәлиф ,
Нигъматжанов Мәҗит,
Гареев Мөнир,
Валиахметов Ильфар,
Валиуллин Фэнил.
Кызганычка каршы, кеше гомере вакытлы гына шул. Бер-бер артлы Валиуллин Фэнил, Валиахметов Ильфар,Гареев Монир каты авырудан сон бакыйлыкка кучтелэр.Курэсен Аллахы Тэгалэгэ дэ изге жаннар кубрэк кирэктер инде.Аларга бары тик авыр туфраклары жинел булсын диеп эйтэсе генэ кала.
Ел саен без мэдэният йортында узебезнен яугир интернационалистлар белэн очрашып торабыз. Бэйрэм хормэте алдыннан бугендэ без Ямаев Зэлиф Зэйнелгаян улы белэн очраштык
Ямаев Зәлиф Иске Гомәр авылында Зәйнелгаян абый һәм Нәфизэ апа гаиләсендә 1961елның 24 июнендә туган.
1968 елны 1 нче класска укырга керә.Сигезенче классны тәмамлагач Уфага китә. Ул анда ГПТУга укырга керә(строи –тельный) 1976 -1979 елга кадәр укый. Мэктэпне тэмамлап бер ел утугэ 1979 елны Әфганистанга хэрби хезмэткэ алына .Армияда общевоесковой пехотада
хезмәт итә. Яраланып,оч ай буе Ташкентта дэвалана . Хэм янадан 1981 елга кадәр Эфганистанда сугышта була. 1981 елның июнендә кайта. Туган авылына кайтканда кукерэген “Батырлык очен" медале бизи.
1981елдан алып бугенге конгә кадәр “Алга”колхозында эшли.1984 елда шушы авылның кызы Рэфидэ белән гаилә корып яши башлыйлар. Тормыш иптәше Рәфидә апа белән 4 ул устерделәр.Зур уллары Айдар тормыш иптәше Инзилә белән өч бала устерәләр.Ике кыз ,бер малай.
Икенче уллары Аяз тормыш иптәше Алина белән бер кыз устерәләр.
Өченче уллары Нияз Себердә эшләп йори.
Дуртенче уллары Айнур тормыш иптәше Ләйсән белән ике кыз устерәләр.Айнур Себердә эшләп йори.
Зәлиф абый бик тырыш,уңган ,булдыклы ир. Алар бик тату һәм үрнәкле гаилә.
Шулай ук узебезнен авыл егете Нигьматжанов Мэжит тэ Әфганистан жирендэ хезмэт итеп исэн-сау туган ягына кайта.
Нигъматҗанов Мәҗит 1965 елның 23 маенда Иске Гомәр авылында Нәҗип абый һәм Заһира апа гаиләсендә бишенче бала булып туа. Алар гаиләдә алты бала усәләр. 1972 нче елны Иске Гомәр урта мәктәбенә беренче класска укырга бара. 1982 нче елны 10 нчы классны тәмамлый. 1983 елны армияга сафларына чакырыла.Клайпеда шәһәрендә погранвойскада хезмәт итә.Аннан сон өч ай Ригада связист була. 1984 нче елны Эфганистанга кучерәләр. 1985 нче елның ноябрендә хезмәтен тутырып исән – сау авылга кайта. Уфа шәһәренең Ленин районына караган агрегат заводына токарь булып эшкә урнаша.1989 елда Башнефтькә эшкә керә.
1990 елны Иске Гомәр авылы Сәгит һәм Тәскирә кызы Нурсилә белән никах укытып ,тормыш корып җибәрәләр. 1992 елны уллары туа.Әлеге вакытта уллары Уфада менеджер булып эшләп йөри.
Мәҗит Нәҗип улы 1998 елны читтән торып Уфа шәһәреннең Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына зооинженер - технологка укырга керә.2012 елдан медицина оборудованиеларын монтажлау һәм ремонтлау өлкәсендә эшли.
Дин юлына 2017 нче елны баса. Бугенге көндә Россия Ислам университетында укып йөри.
Әфганистанда хезмэт итеп кайтып Иске Гомэр авылында гомер кичереп бакыйлыкка кучкэн безнен авыл кияуе Валиуллин Фэнилгэ район библиотекасында “Кар остендэ кызыл чэчэклэр” исемле китап чыгардылар. Димэк анын даны мэнгелек .
“Ил язмышы - ир язмышы “ - дип очраклы гына әйтелмәгән, Гасырлар дәвамында ничек булса ,
буген дэ дәүләт һәм ир – егетләребез язмышы бер – берсенә тыгыз үрелеп бара.Ватан чакыра
икән, һәрберебез ил сагына басачак.
Әфган - таулар, ташлар иле...
Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.
Кыяларың, бәлки, кемнәргәдер гүзәл.
Миңа гүзәл түгел! Түзәм, бары түзәм...
Син мине көтмәдең, чакырмадың,беләм.
Мин дә үзем түгел, ил кушканга киләм.
Боерыкны солдат тикшермичә үтәр...
Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.
Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яугир - интернационалистар. Менэ 32 ел инде без үз хәрби һәм гражданлыҡ бурычын намуслы, батырларча үтәгән яугирларыбызга рәхмәт белдерәбез, аларны чын күңелдән ихтирам итәбез һәм һәләк булганнарны сагыш белэн искэ алабыз. Эфган сугышы беркайчан да безнен хәтеребездэн чыкмаячак , ул ил тарихында ныклыҡ символы булып калачак.Кыюлыгыгыз, батырлыгыгыз
өчен зур рәхмәт сезгэ! Барыгызга да ныклы саулык, күңел тынычлыгы һәм корычтай сэлэмэтлек телибез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев