Август ахырында Шөнгәккүл һәм Ар авыл Советларында гражданнар җыены булып узды.
Биләмә башлыгы Рәсим Гайзуллин 2022 елдан алып 2024 елның беренче яртысына кадәрге чорга авыл хакимияте эшчәнлеге турында отчет доклады белән чыгыш ясады.
– Авыл биләмәсенең эше торак пунктларны төзекләндерүгә, инфраструктураны үстерүгә, авыл җирлегенең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүгә юнәлдерелде, – диде ул.
Ул билгеләп үтүенчә, Шөнгәккүл авылы биләмәсендә унөч торак пунктта 4200 кеше яши.
– 2023 елда Мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү программасы буенча Шөнгәккүл мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, – диде Рәсим Хәмит улы.
Ул шулай ук биләмә юлларын карап тотуга һәм ремонтлау мәсьәләсенә дә кагылды.
Аерым алганда, соңгы елларда Яңа Усман, Шөнгәккүл авыллары юллары ремонтланган. Авыл Советында урамнарны яктырту мөһим мәсьәлә булып тора. «Анык эшләр» программасы буенча бу эш бөтен биләмә территориясендә алып барыла.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев