Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2022 елгы уңыш җыюда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә «Лада Гранта» автомобиле ачкычларын тапшырды. Республиканың иң яхшы игенчеләрен бүләкләү тантанасы Уфаның «Торатау» конгресс-холында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләү барышында узды.
«Намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә саулык, именлек телим. Җирдәге хезмәт һәрвакыт сезгә шатлык һәм муллык китерсен», - диде Радий Хәбиров агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен котлау тантанасында.
Алар арасында авылдашыбыз Бигәнәй крестьян -фермер хуҗалыгы җитәкчесе Динарик Нәзир улы Шакировта бар!
Югары бүләгегез белән, Динарик Нәзир улы Сезне чын күңелдән кайнар котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез!.Югары бүләккә сез күптән лаексыз!Бу сезнең бердәм,тату гаиләгез белән яулап алган хезмәт җимеше!!!Афарин!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7