Мин яратам сине,әй, Кандызым!
Сандугачлы җылы җәйләрең.
Сине сагынып,өзелеп яратканга
Гомеремне сиңа бәйләдем.
Кызык була ташу вакытлары (искәрмә:бигрәк тә Югары очларга...)))))))
Елгалардан бозлар акканда.
Гүзәллеккә бездә чик-чама юк,
Сыерчыклар канат какканда.
Нинди ямьле була яз көннәре,
Шау чәчәккә күмелә чияләр.
Читтә йөреп туйган балаларың:
"Сагынып кайттым сине!"- дияләр.
Ап-ак була шомырт куаклары,
Башны әйләндерә исләре.
Мәңге истән чыкмас бик күңелле
Йолдызлы һәм айлы кичләре.
Мин яратам сине,әй, Кандызым!
Ак буранлы салкын кышларың.
Беркайда юк мондый уңган,булган
Кара кашлы чая кызларың.
Егетләрең синең киң җилкәле,
Баһадирдай, батыр йөрәкле.
Ни тотсалар,шуны булдыралар,
Чөнки алар тимер беләкле.
Мин яратам сине,әй, Кандызым!
Печән исле җылы җәйләрең.
Саг(ы)нып кайткан чакта каршы алган
Әниемнең кайнар чәйләрен.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 25