Әлхәмдү Лилләһи Раббил гәәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Раббым Аллаһ, шушы мөбәрәк Рамазан айларында, догалар кабул булган айларда үткән, тоткан уразаларыбызны кабул кылсаң иде. Башкарган нәфел, сөннәт, фарыз намазларыбызны, таравих намазларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабуллардан кылсаң иде.
Йә, Раббым Аллаһ, мәхшәр мәйданнарында басып торганда, таравих намазларында басып торуларыбыз да ярдәм итсә иде. Мәхшәр мәйданнарында эссе булганда, сусаулык вакытында безгә шушы тоткан уразаларыбыз ярдәм итсә иде. Безгә ризык булып, сусаулыкны басарга сәбәпче булса иде.
Йә, Раббым Аллаһ, елга бер генә килә торган бу мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә насыйп ит.
Йә, Раббым Аллаһ, синнән генә сорыйбыз, шушы Рамазан айларына ирешмәгән безнең дин кардәшләребез- нең, вафат булган әти-әниләребезнең, туганнарыбызның гөнаһларын ярлыкасаң иде. Аларның изге гамәлләрен арттырсаң иде. Кыямәткә хәтле каберләрен нурлы кылып, кыямәткә хәтле нигъмәттә ятырга насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә аларның урыннарын җәннәттә кылсаң иде.
Йә, Раббым Аллаһ, безнең өчен шушы Рамазан айлары ахыргы Рамазан ае булмаса иде. Киләсе Рамазан айларын иминлектә, сәламәт килеш каршы алырга насыйп әйләсәң иде.
Йә, Раббым Аллаһ, барчаларыбызның тормышына бәрәкәт, малларыбызга хәләллек, бәрәкәт бир, авыруларыбызга хәерле шифаларыңны бир, төрле бәла-казаларга, төрле авырлыкларга төшүчеләргә Үзеңнең ярдәмеңне насыйп ит.
Йә, Раббым Аллаһ, илебезне төрле хәвефләрдән, сугышлардан, бәла-казалардан Үзең сакла.
Йә, Раббым Аллаһ, барчаларыбызга кадер кичәләрен гыйбәдәттә үткәрергә насыйп әйләсәң иде. Кадер кичәләрендә гыйбәдәт кылучы бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.
Йә, Раббым Аллаһ, Син гафу итүче, барчаларыбызның гөнаһларын гафу итсәң иде.
Йә, Раббым Аллаһ, авырлыкларны җиңел күтәрә алырлык, уразаларыбызны Үзең риза булырдай итеп тотарлык тәкъвалык бир, изге ниятләребезгә, морад-максатларыбызга ирештер.
Йә, Раббым Аллаһ, уразаларыбызны киң итеп ачылган Раян капкасыннан Фирдәвес җәннәтенә үтәргә, Синең йөзеңне күреп куанырга лаек булырдай итеп тотарга насыйп ит.
Йә, Раббым Аллаһ, безгә хидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, Үзең кушканнарны үтәргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит.
رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.
Әй, безнең Раббыбыз, безгә дөньяда изгелекне һәм ахирәттә изгелекне бир. Син безне тәмуг уты газабыннан сакла. Әмин!
Әлхәмдү Лилләһи Раббил гәәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев