Предыдущая публикация
Истә күбрәк матур мәлләре.
Онытылды, онытмамын дигән,
Аянычлы, авыр хәлләре.
Бушатылды, бушатмамын дигән,
Мөлдерәмә тулы күңелләр.
Хәтер иләгеннән коелдылар
Җанны өтеп алган төерләр.
Капкан саен калҗа буламыни...
Аермадык агын-карасын.
Гафу итмәстәйне гафу итеп
Тәгәрәттек тормыш арбасын.
Килеп җитте бугай гомерләрнең
Кадерләрен белер вакытлар.
Кызыктырмый, яшь чактагы кебек,
Ялтыравык бәллүр савытлар.
Бәхет шарты бүген икенчерәк...
Рух байлыгын салам бизмәнгә.
Сынауларга дучар булсам әгәр,
Ин шәә Аллаһ, тоймам, сизмәм дә!
Люция Әблиева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев