Көз исен,
Яратам яфраклар яңгырын.
Моңсулык бирсә дә күңелгә,
Яратам елның бу фасылын.
Көз ае сагышлы булса да,
Сагыну- ул күңел сафлыгы.
Төрле шул... Күп төрле язмышлар...
Һәркемнең - үз юлы... Сукмагы.
Һәркемнең - үз моңы... Үз Таңы...
Кояшы, Ае да үзгә шул.
Күңелләр шулай ук күп төрле...
Бары да... Бары да үзгә шул.
Көз ае - ямансу... Бик моңсу...
Моңнарга төрә ул күңелне.
Сагынып яшәрлек итәсе
Эх, килә шул... Килә гомерне.
Сагыш ул - сагыну сүзеннән,
Сагыну - өзелеп ярату!
Ярату - ул күңел киңлеге,
Якыннар өчен ул - җан ату.
Сагыну... Ярату... Җан ату...
Күңелгә моң булып ятсыннар...
Сафлансын сагыштан күңелләр,
Киң итеп ишеген ачсыннар.
Туганнар... Якыннар дус булсын!
Җылылык бөркелсен арадан!
Сагынып сөйләрлек булыйк без
Бервакыт киткәч тә арадан.
Яратам Көз тәмен... Көз исен...
Моңнарга төрә ул күңелне!
Яшик без яратып... Җан атып
Сагынып бер килгән гомерне!!!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев