Предыдущая публикация
Бер ояда тормыш корганда.
Хәтер калдырулар нигә кирәк
Матур көннәр туып торганда...
Араларны суытмасын
Бәгырьсезлек салкыны...
Авыр сүздән сүрелмәсен
Йөрәкләрнең ялкыны...
Бер омтылыш беләш яшәгәндә
Аңлашмаслык эшләр бармыни?
Җылы сүзләр белән сабырлыкка
Күңелләрдә урын тармыни...
Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп,
Яшәүләргә гөрләп ни җитә.
Дәрт чаткысы сүнә, күңел сула,
Рәнҗетүдән йөрәк кимсенсә...
Заhид Фәйзи
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1