Предыдущая публикация
Моң таратып, чыңлап өзелде.
Каңгылдашты күктә кыр казлары:
«Без китәбез инде, көз килде.»
Янымнан ук утлы йомгак булып,
Җил тәгәрәп узды, пешереп.
Йөрәгемә тигән вакыт угын
Өлгермәдем артка күчереп...
Күзен ачып җиргә, күккә карый,
Шул сәбәпле уем ярасы.
Шаулый-шаулый гомер тирәгемнең
Килсә дә яз яфрак ярасы,
Фаразсыз да беләм, кайчандыр бер
Мин – тыначак адәм баласы.
...Җил иссә дә, тоташырга тора
Барлык белән юклык арасы...
Юклыкны да бар итәчәк көчне
Татырмын күк иҗат иткәндә.
Җырларымның кайтавазы калсын
Мәңгелектә... үзем киткәндә...
Айрат Суфиянов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев