Җитеп булмый язмыш артыннан.
Язларымны кышлар алыштыра,
Гомер чаба еллар артыннан.
Көннәр уза гүя мизгел кебек -
Бу гомерләр ай-һай бик кыска.
Кемдер туа... кемдер дөнья куя...
Яшәү кануннары кырыс ла...
Тукталам да кайчак бер мизгелгә,
Узганнарга карыйм борылып:
Ерак калган авыл урамыннан
Яшьлегемме чаба томырылып?
Үткәннәргә ләкин юллар ябык,
Кайтып булмый кабат кирегә.
Яшьлегемне бары хәтерләтеп,
Эзләреңдә гөлләр үрелә.
Әле генә кебек дусларымның
Теләкләре яуды туйларда.
Хисләремә чумып онытылсам да,
Айнып китәм бик тиз уйлардан...
Ерак калган яшьлек эзләрендә
Онытылган серле язлары.
Күңел генә кабат уйнап китә,
Хәтерләсәм тәүге назларны.
Тын болында гүя томан кебек
Җәелгәндәй хәтер-хатирә.
Гомерләрнең матур мизгелләре
Мәңгелеккә калган хәтердә...
Рөстәм Зәкуан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев