Ашыкмыйча гына кереп барыш.
Бу мизгелем миңа иң зур бүләк
Минем өчен, бәлки иң зур табыш...
Кырыкныкы инде шырыкта, дип
Әйткәннәргә мәңге ышанмыйм.
Әле һаман унсигездә кебек,
Җиде күкне бергә кочам мин.
Җимешләр дә инде өлгергәннәр,
Өзелергә тора агачтан.
Яшьлегемне түгел, гомеремнең
Көзгә кергән чорын яратам.
Исәр түгел... Акыл бар да сыман...
Тик нигәдер күңел ышанмый.
Әкияти хисләр дулкынында,
Хыяллардан бер дә бушамый.
Нәкъ элекке кебек уйларым да,
Үзгәрмәде алар тамчы да...
Мин һаман да шашып гашыйк булам,
Әллә кая җаным ашкына...
Таңнарыма гашыйк... Күкләремә...
Чәчкәләргә гашыйк... Дөньяга.
Кырыкныкы кырлач булу кирәк
Микән әллә моны тоярга?
Еллар инде тирән эз калдырып,
"Засос" белән бизи битләрне.
Бездә көчләр хәзер Алыпныкы,
Бер селтәнсәм егам киртәне!!!
Алдыйм инде... Бары акыл белән...
Чорым шундый...Акыл утырган.
Ел да шулай үткән тормышымны
Бер бушатам... Янә тутырам.
Иншаллаһ, дим! Бәхет үзе шулдыр,
Бәхет тәмен тоеп яшәүдә...
Картаймыйм мин еллар үткән саен,
Тик күңелем генә яшәрә...
Айгөл Вәлиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2