Аны үзенә генә хас гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бәхетле бул, апаем, сәламәтлек сине ташламасын. Киявебез Рим белән тирән картлыкка кадәр парлы гомер кичерергә язсын сезгә. Балаларыңның игелек-изгелекләрен күреп, сөенеп яшәргә Раббым насыйп итсен.
Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез! 🤲🎉🎂💐💃🎈
Ямьле җәйнең бер көнендә
Син дөньяга тугансың.
Дүрт малайның арасында,
Гөл-чәчкәдәй булгансың.
Әтиең кушкан яратып
Туганының исемен.
Әллә шуңа туры килә
Исемеңә җисемең.
Юмарт, уңган һәм булдыклы -
Диелгән синең хакта.
Туганнарың өчен терәк
Буласың авыр чакта.
Авыл кызы булгач инде,
Иркәләнеп үсмәдең:
Әти-әниең кушканны,
Һәм бар эшне эшләдең.
Бүген синең юбилеең -
Миннән бары бер теләк:
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барыбызга син кирәк!
Бәхеткәең артып торсын,
Аяз атсын таңнарың.
Хәерле озын гомерләр
Сиңа теләп каламын.
Иң изге теләкләр белән - апаң Фәйрүзә, җизнәң Фәрәгать.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4