Рәүф Сәхаутдиновның якты истәлегенә
Ноябрьнең салкын, карлы көне,
Моңсу бүген ап-ак каеннар.
Бер яфрак өзелеп җиргә төште,
Яфрак төсләрендә кайгы бар.
Зур каен төбендә ачык кабер,
Упкын булып көтә иясен.
Төсем кара, һич аңлыйсым килми,
Шул упкынга дустым керәсен.
Тормыш ачы, кипкән яфрак итеп
Бик вакытсыз өзә гомерне.
Җир ачыла, һәм упкын ябыла,
Балчык каплый гомер көзеңне.
Гафу сорыйм, без китәбез инде,
Каен гына кала яныңда.
Җиргә төшкән көз яфрагы булып
Калдың, дустым, минем аңымда.
Венер ФӘТТАХ 07.11.2016 ел
https://www.google.com/maps/place/%D0%90%D1%82%D1%81%D1%83%D1%8F%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BE,+%D0%A0%D0%B5%D1%81%D0%BF.+%D0%91%D0%B0%D1%88%D0%BA%D0%BE%D1%80%D1%82%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD,+%D0%A0%D0%BE%D1%81%D1%81%D0%B8%D1%8F,+452310/@55.3816667,54.9430556,3a,75y,176.8h,84.79t/data=!3m8!1e1!3m6!1s-mPGgW3GV05Y%2FV3tyns1_ScI%2FAAAAAAAAD3Q%2Fi-Jm8pefbrwjc3ZCyCUJHjUkmbt-AAAtQCLIB!2e4!3e11!6s%2F%2Flh4.googleusercontent.com%2F-mPGgW3GV05Y%2FV3tyns1_ScI%2FAAAAAAAAD3Q%2Fi-Jm8pefbrwjc3ZCyCUJHjUkmbt-AAAtQCLIB%2Fw203-h101-n-k-no%2F!7i12000!8i6000!4m5!3m4!1s0x43def705e18ef18f:0xb22e0373d5be1eb8!8m2!3d55.380847!4d54.9449823!6m1!1e1
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев