Авыл җирлегендә Мәдәният йортын да даими карап, төзекләндереп торалар. Узган елны Хөснетдинов Фәнис һәм Хөсәенов Мидехәт кебек фидакарьләрнең ярдәме белән сәхнә киңәйтелгән. Төзелеш материаллары белән депутат Фикрәт Бакиров ярдәм иткән. Әлбәттә, клубка кагылышлы проблемалар да юк түгел, шуларның иң мөһиме - бина түбәсеннән су үтә. Авыл җирлеге башлыгы бу уңайдан район җитәкчелеге вәкилләреннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Үзара салым акчаларын да авыл җирлеге төп проблемаларны чишүгә тотарга тырыша.
Авыл халкыннан җыелган үзара салым акчаларына юллар, күперләр ремонтлана, урам яктырткычлары куела. Авыл җирлегендә башкарылган эшләрне санап китсәң - исәбе-хисабы юк, ләкин эшләнергә тиеш булганнары да байтак икән әле.
Тулырак: https://almet-rt.ru/news/ mgyiyat/61285
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев