Мөселман кешесе, тормыштагы төрле хәлләргә ислам кануннарына туры килерлек итеп җавап җирергә тиеш. Төрле мәгънәгә ия булган мөселман сүзләре бар.
1. Һәрбер эшне башлар алдыннан "Бисмиллаһ" - "Аллаһ исеме белән" сүзе әйтелә, бу эшне Аллаһка тапшыруны аңлата.
2. Әссәламәгаләйкем вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһү - “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!” - бер мөселманның икенче мөселман белән сәламләшү сүзе.
3. Аллаһ бөеклеген күрсәтүче яхшы хәл булса, хәтта авырлыклар, борчулар килгәндә дә - "Аллаһу Әкбәр" - Аллаһ Бөек дип әйтергә кирәк.
4. Яхшы хәбәрләр ишткәндә - "СөбханАллаһ" - "Аллаһ бар кимчелекләрдән пакь" дип әйтү зарур.
5. Аллаһка рәхмәт укыганда, яхшы хәбәрләр ишеткәндә - "Әлхәмдүлилләһ" - "Аллаһка мактау" - дип әйтелә.
6. "МашАллаһ" - "Аллаһ шулай теләгән" мәгънәсендә, соклану, нинди дә булса яхшылык өчен Аллаһны мактаганда әйтелә.
7. "ИншәАллаһ" - "Аллаһ кушса" дип нинди дә булса эш ниятләгәч әйтелә, нидер көткәндә бу Аллаһ ярдәме белән чынга ашар дип уйлый.
8. Курыкканда яки борчылганда, авырлыклар белнә очрашканда - “Хусбүнә Аллаһу вә нигмәл вәкил”- "Аллаһ безгә кирәк, Аллаһ саклаучы һәм яклаучы" - дип әйтергә кирәк.
9. Начар уйлар, теләкләр туганда, тыелган гамәл эшләү теләге булганда "Әгүзүбилләһи мина-ш-шайтани-р-рәҗим" - "Шайтаннан качып, Аллаһка сыенам" - дип әйтелә.
10."Әстәгәфируллаһ" - "Аллаһ кичерсен" - гөнаһ кылганнан соң ярлыкау сорап әйтелә.
11.Кеше үлемен ишеткәч - "Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун" - Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз" дип әйтергә кирәк.
12.«Амин» – "Догаларыбызны кабул кыл" - дип дога укып бетергәч, кешеләр бер-берсенә яхшылык теләгәндә әйтелә.
13.«БаракаЛлаһу фики» — Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!
14. Мөхәммәд пәйгамбәрнең исемен әйткәч, ишеткәч яки язгач - "Салаллаһу галәйһи вәссәләм" - "Аңңа Аллаһның бәрәкте ирешсен" дип әйтергә кирәк.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/r-m-selman-keshese-belerg-tieshle-16-s-z 🍀 🍀 🍀 🌸 🌸 🌸 🍀 🍀 🍀 🌸 🌸 🌸 🍀 🍀 🍀
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2