Предыдущая публикация
Нәни кыз белән әтисе,
Әнигә ярарга тырышып,
Табын корып, урындык тезә,
Яратышып та орышып.
-Әти,кем була ул алкаш?
-Беләсең киләме шуны,
Почык борынлы, каракаш?
Яшеңнең җитсен әле уны.
-Әти, әйт инде көттермә.
Әтисе бирә аңлатма.
Үзенчә, гади генә әйтеп,
Белмәгәнне аңлата.
-Кем шушы дүрт утыргычны
Ялгыш сигез итеп күрә,
Шуңа алкаш дип әйтәләр…
Кызкай көлдереп үтерә.
Озак карап торганнан соң:
-Урындыклар икәү ич,
Алкаш булырга ерак,
Әти рәхәтләнеп эч.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
23.06.16
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев